Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 14 нче көнендә (5 ноябрь), Диния нәзарәтендә Сербия нәзарәте делегациясе булып китте. Аны вакфлар эшләре буенча идарә директоры Якуб Лекович җитәкләде. Кунаклар арасында шулай ук муфтий Сербия мөфтие Мөхәммәд Зилькич, директор медресе имени Синана Бегова в Нови Пазар шәһәрендәге Синан Бегов исемендәге мәдрәсә директоры Кемаль Хасанович (Санҗак өлкәсе), Санҗак өлкәсе мөфтие урынбасары Сабит Шечович та бар иде.
Сербия делегациясен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Ул кунакларны Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү, нәшрият эше, мәгърифәтчелек һәм белем бирү эшчәнлеге, илебезнең дини мирасын өйрәнү өлкәсендәге соңгы казанышлары һәм проектлары белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлеккә һәм ике яклы элемтәләрне ныгытуга әзер булуын белдерде.














