Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2026 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юллама тексты гадәттәгечә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында яңгыратылды. Юллама VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ундүртенче утырышы кысаларында җиткерелде. Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Юлламаны тыңлагач, ул: “Юлламада без барыбыз да ишеттек: дин республика үсешендә зур роль уйный. Димәк, Юлламаны ишеткән һәр җитәкче – дин әһелләре дә, башка өлкәдәге башлыклар да – халык арасында дини татулыкны сакларга һәм җәмгыятьнең рухи үсешен ныгытырга тиеш. Мәктәп директоры да, район башлыгы да, кибет директоры да – барысы да моны истә тотарга тиеш. Рухи кыйммәтләр – ул үзенә күрә иммунитет. Халык чит-ят ялган идеяләргә каршы тора алсын өчен һәм динара низаглар чыкмасын өчен. Республикада халыклар үзләренең дини традицияләрен яхшы белсә һәм күрше халыкларның мәдәниятен өйрәнсә, бездә милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык көчле булачак”, – дип билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы үз чыгышында, башка мәсьәләләр белән беррәттән, ислам үсешенә, динара тынычлыкны саклауга һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга кагылышлыларын да җиткерде. Бу темага мөһим тезисларны тәкъдим итәбез:
“Дәүләт сәясәтендә, элеккечә үк, республиканың милли һәм дини берләшмәләре белән нәтиҗәле һәм үзара файдалы элемтәләр урнаштыру, милләтләр һәм диннәр арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау өчен кирәкле шартлар тудыру юнәлешләренә өстенлек бирелә”.
“Соңгы елларда республикада төрле диннәргә караган мөһим 40 объект торгызылды. «Яңарыш» фонды тарафыннан әһәмиятле зур эшләр башкарылды. Объектлар төзү, төзекләндерү һәм заманча инфраструктура булдыру белән беррәттән, иң мөһиме – аларда рухи тормыш торгызылды. Һичшиксез, бу – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең сизгер һәм игътибарлы җитәкче булуы һәм әлеге эштә шәхсән катнашуы нәтиҗәсе. Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, олы рәхмәт сезгә!”
“Татарстан ислам дөньясы белән, шул исәптән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме юнәлеше буенча да көчле эш алып баруны дәвам итә. Партнерлык (ислам) финанслау чараларына нигезләнеп, уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру – хезмәттәшлегебезнең мөһим юнәлешләреннән берсе. Казанда AAOIFI ислам финанслары стандартларын эшләү буенча төп халыкара оешманың беренче вәкиллекле үзәген ачу турында карар кабул ителде.Ул Россиядә һәм БДБ илләрендә партнерлыкка нигезләнгән финанслау базарын алга таба үстерүдә әһәмиятле институт булачак”.
“2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Бу республиканың бай мәдәни мирасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача”.
“Без шанлы тарихи мирасыбыз, Россиянең күп милләтле халкының бердәмлеге, әһәмиятен җуймас нык гореф-гадәтләребез һәм бай рухи-әхлакый хәзинәләребез белән көчле. Болар барысы да Татарстан Республикасының киләчәктәге үсеш-алгарышының, Ватаныбызның яңа зур җиңүләре һәм имин киләчәгенең ныклы нигезен тәшкил итә”.
Фотосурәтләр: ТР Рәисенең матбугат хезмәте.