Казанда чит илләр катнашында “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” Бөтенроссия симпозиумы уза

17 октябрь 2025 ел 09:24
Казанда чит илләр катнашында “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” Бөтенроссия симпозиумы уза

2025 елның 22-25 октябрендә Казанда чит илләр катнашында “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” II Бөтенроссия симпозиумы үтәчәк. Җыенны Россия ислам институты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештыра. 

 

Симпозиумга дин әһелләре, дини һәм дөньяви белем бирү оешмалары, хакимият органнары вәкилләре, галимнәр, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — барлыгы 500 дән артык кеше - Россиядә мөселман мәгарифен үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу өчен җыела. 

 

Чараның программасы бик бай: 22 октябрьдә – мәчет каршындагы курсларда, мәчетләрнең үзләрендә һәм мөхтәсибәтләрдә файдаланыла торган тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, ә икенче көнне – 23 октябрьдә фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак. Форумда шулай ук дини уку йортлары мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләрен, дин әһелләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүләкләү көтелә. Симпозиум 24-25 октябрьдә теология, филология һәм журналистика буенча ислам мәгарифенең мәдәни һәм рухи мохит формалашудагы роленә багышланган тематик конференцияләр белән тәмамланачак. 

 

ММЧ вәкилләрен симпозиумның пленар утырышына чакырабыз, ул 23 октябрьдә 10:00 сәгатьтә «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу үзәге бинасында (Казан шәһәре, Ершов ур., 1а) узачак. Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов; Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин; Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды директоры урынбасары Алексей Петров;  ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова; ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров чыгыш ясый.

 

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре +79274166010 телефоны (WhatsApp, Telegram) аша аккредитацияләнә, e-mail: press-slujbariu@mail.ru (Илдар Таҗиев).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы