Рабигыль-ахыр аеның 23 нче көнендә (15 октябрь) Мөслим мөхтәсибәтендә татар дин галиме Шаһиәхмәд хәзрәт әс-Симәки тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Кунаклар, җыелыш башланыр алдыннан, Мәдәният йорты фойесында оештырылган “Мөслим районы мәчетләре” күргәзмәсе белән танышты.
Фәнни-дини җыенда Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул конференциядә катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Илфар хәзрәт 19 нчы гасырда яшәп хезмәт иткән Шаһиәхмәд хәзрәт әс-Симәкинең татар дин гыйлеме тарихында яңа исем икәнлеген, аның хезмәтләре турында мәгълүматның аз сакланганлыгын, бүгенге җыелышның шушы ак тапларны бетерүгә юнәлтелгәнлеген билгеләп үтте. Ул Симәкинең, инкыйлабка кадәр яшәгән барлык татар галимнәре кебек үк, Хәфәни-Матуриди юлыннан баруын, ә гыйлемне суфыйчылыкның бер үзәге булган Бохарада алуын ассызыклады.
Конференциядә шулай ук Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, район Аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов, "Шәһиәхмәд хәзрәт әс-Симәки һәм аның нәселе" китабы авторы Миңнулла хәзрәт Абдуллин, Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, Мәгърифәт үзәге җитәкчесе Мөнир хәзрәт Борһанов, район музее директоры Нәзилә Бәдретдинова чыгыш ясады.
Җыелыш кысаларында Шаһиәхмәд хәзрәт үзенең соңгы сыену урынын тапкан Симәк авылы зираты янында имам истәлегенә монумент ачылды. Конференциядә катнашучылар анда, Коръән укып, дога кылды.
Шаһиәхмәд хәзрәт әс-Симәки 1787 елда Нократ губернасы Салавыч авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Балтач районы) туа. 1795 елда әти-әниләре белән Минзәлә өязе Симәк авылына (хәзерге Мөслим районы Симәк авылы) күчеп киләләр. Күренекле татар галиме Ризаэтдин Фәхретдин күрсәткәнчә, аның әтисе Рафыйк Мөэминев бу авылда хәзрәт була. Шаһиәхмәд хәзрәт үзе башта – Минзәлә өязе Такта Алачык авылында, аннары Симәктә имам һәм мөдәррис вазифаларын башкара. Шаһиәхмәд хәзрәт 1809 елда Бохарага укырга китә, 1830 елда гаиләсе белән кабат Симәккә әйләнеп кайта. Аңың янына, якын-тирә авыллардан гына түгел, Нократ, Уфа, Самара губерналарыннан, Оренбург якларыннан имамнар һәм шәкертләр килеп, ислам дине нигезләрен өйрәнәләр. Шаһиәхмәд хәзрәтнең халыкны хак юлга бастырудагы тырышлыгы нәтиҗәсендә, Симәк авылының даны тирә-юньгә тарала. Аның эшчәнлеге, тирән гыйлеме һәм хезмәтләре турында Шиһабетдин Мәрҗани уңай фикерләр әйтеп калдырган. Ул үзенең "Мостафадел - әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар" әсәрендә хәзрәтнең "Гомадәтет - тәдкыйкать" хезмәте турында искә ала. Хәзерге вакытта Шаһиәхмәд хәзрәтнең хезмәтләрен өйрәнү һәм бастырып чыгару буенча эш алып барыла.
Фотосурәтләр: Мөслим мөхтәсибәте.