Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылачак

02 октябрь 2025 ел 09:07
Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылачак

Рабигыль-ахыр аеның 11 нче көнендә (3 октябрь) Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсен ачу тантанасы була. Анда Татарстан Республикасы Мөфтие Камил Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мөфти Рушан Аббясов, Катар дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы, шулай ук Республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, Россиядәге традицион дин әһелләре катнашачак.

Проектны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Катар Дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы оештыра. Казанда күргәзмәне уздыруда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм күрсәтә.

«Коръән дөньясы» халыкара күргәзмәсе 2024 елның ноябрендәге уңыштан соң яңа форматта күрсәтелә. Быел ул төбәкара дәрәҗәгә чыкты: экспозиция Мәскәү, Саратов һәм Саранск шәһәрләрендә күрсәтелде, хәзер исә ул Казанга килә.

«Коръән дөньясы» – күргәзмә генә түгел, ул тарихны, рухи дөнья һәм заманча технологияләрне берләштерүче зур мәгърифәтчелек проекты. Ул изге Коръәнгә кагылышлы бай мирас белән танышырга, аның буыннар һәм мәдәниятләрне берләштерүен күрергә һәм бөтен кешелек өчен мәңгелек әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирә.

«Коръән дөньясы» күргәзмәсе – ислам дөньясына тәрәзә, һәм шул ук вакытта халыклар арасында дуслык күпере дә булып тора. Ул тынычлык, мәрхәмәтлелек һәм кешегә хөрмәт кебек универсаль кыйммәтләрне ассызыклап күрсәтә. Алар, дин һәм мәдәниятенә карамастан, һәркемгә аңлаешлы. Шул ук вакытта проект рухи дипломатия үрнәге булып тора: ул Россия-Катар хезмәттәшлеге аша үзара аңлашуны ныгыта, мәдәни багланышларны үстерә һәм нәкъ менә иман һәм үзара хөрмәт кыйммәтләренә нигезләнгән халык дипломатиясенең йөрәкләрне һәм җәмгыятьне якынайтырга сәләтле икәнлеген күрсәтә.

Күргәзмәнең төп экспозициясе Изге Коръәннең иңдерелүе һәм сакланышы турында сөйли: ул Мөхәммәд Пәйгамбәргә ﷺ килгән беренче вәхидән алып заманча басма һәм санлы басмаларга кадәр колачлый. Күргәзмәгә килүчеләр борынгы язу ысуллары, телдән тапшыру һәм беренче язучыларның эше, Коръәннең Россиядә һәм дөньяда басылу тарихы, шулай ук аның кешелеккә универсаль юллама булуы турында беләчәк.

Кунаклар, төп экспозициядән тыш, интерактив мәйданчыкларда да була алачак:

  • Виртуаль чынбарлыкка чуму – Пәйгамбәр заманындагы Мәккә һәм Мәдинәгә сәяхәт.
  • Гарәп каллиграфиясе остаханәсе – күркәм язу сәнгате белән танышу.
  • Гарәп әлифбасы дәресләре – Коръән телен өйрәнүдә беренче адымнар.
  • «Әл-Фатиха» сүрәсен уку – Коръәннең төп сүрәсен ишетү һәм сөйләү мөмкинлеге.
  • Балалар дөньясы – яшь кунаклар өчен уен һәм белем бирү зонасы.
  • Бүләкләр – кызыклы һәм файдалы бүләкләр.

Күргәзмә мәйданчыгында Россия һәм Катар режиссерларының Ислам мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләргә багышланган документаль һәм нәфис фильмнары күрсәтеләчәк. Кинотасмаларның бер өлеше «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале программасында тәкъдим ителде.

Күргәзмәнең ачылыш тантанасы Мәрҗани мәчетендә 3 октябрьдә 16:00 сәгатьтә була. Ул 4-6 октябрь көннәрендә 10:00 –18:00 сәгатьләрдә эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы