Нәзарәттә Җәннәт темасына багышланган лекторий узды

28 октябрь 2025 ел 12:23
Нәзарәттә Җәннәт темасына багышланган лекторий узды

Нәзарәттә мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен Лекторий сезоны дәвам итә. Ул – очрашулар һәм фикер алышулар урыны, аларда өммәт тормышына караган иң мөһим темалар һәм дини мәсьәләләр карала. Очрашулар һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Чираттагы лекция Җәннәт темасына багышлап үткәрелде – биредә Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады.

Очрашу Җәннәт, аңа ирешү юллары һәм Аллаһы Тәгалә белән мөселман арасындагы мөнәсәбәт хакында барды. Катнашучылар әдәп-әхлак, гыйбадәтләрдә ихлас булу һ.б. мөһим темалар буенча фикер алышты.

Рөстәм хәзрәт шулай ук сәдака, изге эшләр, Пәйгамбәребезнең ﷺ шәхесе буенча сорауларга җавап бирде.

Лекцияләр һәр айның соңгы дүшәмбесендә уза, чираттагысы – 24нче ноябрьдә. Рәхим итегез!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы