Түбән Камада балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте. Ярышларда 103 бала һәм яшүсмер – 52 малай һәм 51 кыз катнашты. Әлеге чара Түбән Кама мөхтәсибәте тарафыннан һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Бәйге дәвамында катнашучыларга шәех Мәэмүн әр-Рави (ул Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы) җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.
Жюри составында шулай ук Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов һәм Казанның “Зәңгәр” мәчете имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Садретдинов бар иде.
Конкурс 6 номинация буенча узды: 1) 7 яшькә кадәрге балалар яраткан сүрәләрен укыды; 2) 30нчы җүзнең яртысын белү (13 яшькә кадәр); 3) 30нчы җүзне тулысы белән белү (13 яшькә кадәр); 4) 29-30нчы җүзләрне белү (18 яшькә кадәр); 5) 28-30нчы җүзләрне белү (18 яшькә кадәр); 6) 26-30нчы җүзләрне белү (18 яшькә кадәр).
Иң яшь катнашучыга 3 яшь булса, иң өлкәненә 17 яшь иде.
Түбән Кама балалары Коръәнне яхшы белүләрен күрсәтте. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды.
Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәтен белдерде. Үзенең чыгышында ул Коръәннең телдә генә түгел, көндәлек тормышта гамәлләрдә чагылуын теләде.
Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәте.




















