Кукмара районы Түбән Үрәс авылының тарихи мәчетенә дәүләт саклавына алыну турында элмә такта куелды

27 октябрь 2025 ел 11:02
Кукмара районы Түбән Үрәс авылының тарихи мәчетенә дәүләт саклавына алыну турында элмә такта куелды

Кичә, җөмәдәл-әүвәл аеның 4нче көнендә (26нчы октябрьдә), Кукмара мөхтәсибәтенең Түбән Үрәс авылында истәлекле вакыйга булып узды. 1907нче елда салынган, быел үзенең 118 еллыгын билгеләп үтүче тарихи таш Җәмигъ мәчеткә тантаналы төстә бинаның төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас булуы хакында элмә такта куелды. Анда мәчетнең төзелү вакыты күрсәтелгән (1907нче ел) һәм аның дәүләт тарафыннан саклануы билгеләп үтелгән.

Әлеге тантаналы чарада авыл халкы, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, активистлар, дин кардәшләр катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, XX гасыр башында төзелгән тарихи таш мәчет 2024нче елда Татарстан Республикасы мәдәни мирас биналарының бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Хәзер моны мәчет ишеге янына куелган истәлек тактасы раслый.

2021-2022нче елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте, туган авылы тарихын өйрәнүче Гүзәлия Сәйфуллина Җәмигъ мәчетнең тарихын өйрәнә. Ул “Туган төбәгем – Кукмара районы Түбән Үрәс авылында Ислам динен кабул итү һәм Җәмигъ мәчете төзелү тарихы” темасына белгечлек буенча иҗади эш яза. Аның тарафыннан архив документларын өйрәнү мәчетнең 1907нче елда төзелүен раслый.

Кичә шундый ук элмә тактаны Уразай авылы мәчетенә дә куйдылар. Әлеге агач мәчет 1883нче елда төзелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы