Бүген, мөхәррам аеның 25нче көнендә (20нче июльдә), Казанда XX юбилей Бөтенроссия мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышы узды.
Форумда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов, шулай ук Катар дәүләте делегациясе башлыгы, Катарның вакыфлар һәм ислам мәсьәләләре министрлыгы вәкиле Яхъя Нуайми сәламләде.
XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы 20-27нче июль көннәрендә Шәһре Болгарда палаткалар шәһәрчегендә узачак. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарада 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша.
Җыен ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды тарафыннан оештырыла.
Форумда Россиянең 18 төбәгеннән 18-30 яшьлек 130 кеше катнаша.
Мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин түбәндәге хәдисне китерде: “Биш әйберне, башка биш әйбер килгәнче, кадерле нәрсә дип бел: картлык килгәнче яшьлекне, чир килгәнче сәламәтлекне, мохтаҗлыкка төшкәнче байлыкны, җаваплылыклар башланганчы буш вакытны, үлем җиткәнче гомерне”.
Мөфти катнашучы яшьләргә нәсыйхәтләрен җиткереп, яшьлекнең кадерен белергә, аны файдалы итеп үткәрергә өндәде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм бүгенге чара спикерларына форумны үткәрүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
Ачылу тантанасы тәмамлангач, катнашучылар автобусларга утырып Болгарга юл тотты.
Форумда катнашучыларны социаль проектларын тулысынча эшләп бетерергә һәм тормышка ашырырга өйрәтәчәкләр. Программа кысаларында алар социаль проектлау күнекмәләрен үзләштерәләр һәм үз идеяләрен тәкъдим итә алалар. Иң яхшы проектлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм ала.
Аерым алганда, яшь мөселманнарны шәхси үсеш буенча мастер-класслар һәм тренинглар көтә. Форум спикеры, социаль проектлау өлкәсендә танылган белгеч, КФУның инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов «Үзгәрешләр белән бергә: нәтиҗәле социаль проектлау стратегияләре» темасына социаль проектлау буенча лекцияләр укыячак. Шулай ук проектларның краш-тестларын үткәрәчәк, яшьләрне социаль проектлауга һәм проектларны тәкъдим итәргә өйрәтәчәк. Быел форумда белем бирү чараларына (воркшопларга) зур игътибар биреләчәк, алар проектларны эшләп бетерергә ярдәм итәчәк. Проект мәйданчыклары дүрт юнәлеш буенча эшләячәк: махсус проектларны (мәдәниятара, туристик һәм инклюзив проектлар) эшләү буенча; белем бирү проектларын һәм социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларны эшләү буенча; креатив индустрияләрдә проектлар эшләү буенча; IT-проектларны һәм стартапларны эшләү буенча. Барлык командалар үз проектларын 2025нче елның 23нче июлендә проектлар бәйгесенең сайлап алу этабында тәкъдим итәчәк. Иң яхшы проектлар Форумның 2025нче елның 26нчы июлендә узачак грантлар конкурсына кертеләчәк. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар сайлап алыначак.
Шулай итеп, Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып тора: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин һәм катнашучылар аны форум дәвамында үстерә, камилләштерә. Яшьләр тулысынча әзер проект белән дә килә алалар, алар аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә ала. Форумда катнашучылар шулай ук стартапларны гамәлгә ашыру буенча танылган белгечләрдән мастер-класслар һәм консультацияләр алачак. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге – социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу. Бер проектны иң аз дигәндә – бер кеше, иң күбе өч кеше яклый ала.
Белем бирү чараларыннан тыш, программа тарих белән таныштыруны, шулай ук танылган дин белгечләреннән лекцияләр, төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларын үз эченә ала.
Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, форумда катнашучылар тәкъдим иткән «Син ялгыз түгел», «Әс-сәлам» заманча сәнгать күргәзмәсен оештыру проекты, «Бармак очында Коръән», «Мөселман яшүсмерләре өчен «Тәрбия» мәдәни чатыры», “Ислам тикшеренүләре яшьләр конференциясе” кебек проектлар һ.б. уңышлы тормышка ашырыла. Мәсәлән, «Син ялгыз түгел» проектының максаты Чистай балалар йортын тәмамлаучыларның тормышка әзерләүдән гыйбарәт. «Бармак очында Коръән» проекты сукыр һәм начар күрүче балаларны мастер-класслар һәм белем бирү проектлары ярдәмендә Брайль ысулы белән Коръән укырга өйрәтүгә юнәлдерелгән. Ә «Әс-сәлам» заманча сәнгать күргәзмәсен оештыру проекты Ислам мәдәнияте турында хәбәрдарлыкны арттыруны максат итеп куя.