Мөфти һәм Росгвардиянең Татарстан буенча Идарәсе башлыгы үзара хезмәттәшлек буенча планнар турында фикер алыштылар

28 март 2025 ел 16:33
Мөфти һәм Росгвардиянең Татарстан буенча Идарәсе башлыгы үзара хезмәттәшлек буенча планнар турында фикер алыштылар

Бүген, Рамазан аеның 28 нче көнендә (28 мартта), Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Рөстәм Гомәров Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булып китте. Аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Очрашу барышында җитәкчеләр оешмалар арасында багланышлар планы турында фикер алышты. Алар рухи-агарту дәресләрне һәм шәхси составның Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашуларын, мәчетләрдә һәм Татарстан Республикасындагы истәлекле мөселман урыннары буйлап экскурсияләр оештыру һ.б. мөмкинлекләрне карады. Шулай ук махсус хәрби операция барышында хәрби-хезмәт бурычларын үтәүче бүлекчәләргә бергәләп бару, мәчетләрдә һәм бүлекчәләр территориясендә намаз уку, кирәкле дини әдәбият белән тәэмин итү һ. б. планлаштырыла.

Очрашу вакытында Рөстәм Гомәров Камил хәзрәткә «Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенә йөкләнгән бурычларны үтәүдә һәм вәкаләтләрне гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен» Мактау грамотасы тапшырды. Рөстәм Фәрит улы Мөфтигә Росгвардия хезмәткәрләренең, хәрбиләрнең рухи тәрбиясенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Аннары хөрмәтле кунаклар өчен Диния нәзарәте резиденциясе буйлап экскурсия уздырдылар һәм мөфтиятнең киң күләмле эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы