Балтач мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

01 ноябрь 2025 ел 11:43
Балтач мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 10нчы көнендә (1нче ноябрьдә), Балтач районы Бөрбаш авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Әлеге чарада шәрәфле кунаклар катнашты: Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Диния Нәзарәтенең баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шулай ук район аксакаллары, имамнар һәм абыстайлар, иганәчеләр, җирле эшмәкәрләр, мәхәллә халкы катнашты.

Алар мәчетнең озак еллар дәвамында дин тотучыларга хезмәт итүен һәм халыкны үзенә тартып торуын теләп чыгыш ясады.

Мөфти Камил хәзрәт мөселман кешесенең көндәлек тормышында мәчетләрнең әһәмияте турында сөйләде, аның мөһимлеген ассызыклап узды. Авыл халкына мөрәҗәгатендә ул шулай ук дини гыйлем, рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм балалар тәрбиясенә кагылышлы үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Балтач районы Бөрбаш авылы мәчете 1992нче елның 5нче декабрендә үз ишекләрен ача – ул Советлар Союзы таркалганнан соң Татарстанда беренче булып ачылган мәчетләрнең берсе. Мәчет бинасы 2004нче елда киңәйтелә, ә 2019нчы елда яңа манара куела. 2025нче елның 29нчы апреленнән 24нче сентябрьгә кадәр капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла: стена чатнау сәбәпле нигез ныгытыла.

Төзекләндерү барышында мәчеттә барлык әйберләр дә яңартыла: түбә, тәрәзәләр, ишекләр, баскычлар, идәннәр һәм җылыту системасы (радиаторлар, газ мичләре, су җылыткычлар) алыштырыла, намаз залы, уку сыйныфлары һәм тәһарәтханәдә уңайлыклар тудырыла.

Шулай ук мәчетнең подвалын киңәйтү эшләре башкарыла – җылы идән урнаштырыла. Ремонт барышында электр үткәргечләре алыштырылды, шулай ук видеокүзәтү системасы куелды. Моннан тыш, мәчетнең дизайны һәм интерьеры яңартылды, кухня һәм 40 кеше сыйдырышлы ашханә булдырылды. Мәчет интернетка тоташтырылды.

Капиталь төзекләндерү иганәчеләр ярдәме һәм җирле халык катнашында башкарылды.

Бүген кунаклар һәм авыл халкы мәчеттә башкарылган эшләр белән танышты, һәм тантаналы ачылыштан соң, өйлә намазын укыды. Аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укытты.

Кунаклар һәм авыл халкы каршында Бөрбаш авылы “Ярдәм” пансионатында тәрбияләнүче, Бөрбаш мәчетендә укучы балалар Коръән укуды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы