Казанда мөселман яшьләре арасында XII Спартакиада узачак

01 ноябрь 2025 ел 16:46
Казанда мөселман яшьләре арасында XII Спартакиада узачак

2025нче елның 15-18нче ноябрендә Казанның мөселман яшьләре арасында XII Спартакиада үтәчәк.

Чараны Казан шәһәре мэриясе, Татарстан мөфтияте һәм “Ният” хәйрия фонды оештыра. Әлеге вакыйганың максаты һәм бурычы – сәламәт яшәү рәвеше өчен мөһим чара буларак физик культураны һәм спортны популярлаштыру, шулай ук мөселман яшьләре арасында физкультура-сәламәтләндерү һәм массакүләм спорт буенча чараларны көчәйтү. Спартакиадада 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Ярышларда Казанда эшләп килүче җирле мөселман дини оешмалары – мәдрәсәләр, югары ислам уку йортлары, Әхмәдһади Максуди исемендәге Мәгърифәт үзәге, мөхтәсибәтләр һ.б. көч сынашачак. Спартакиада волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика кебек спорт төрләрен үз эченә ала.

Спартакиадада һәм аерым ярышларда җиңгән командалар беренче дәрәҗә кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, икенче һәм өченче урыннар яулаучыларга дипломнар тапшырылачак.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы