Чирмешән район үзәк хастаханәсе коллективы Татарстан мөфтиятенә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен гуманитар йөк тапшырды.
10 тартманың һәркайсында – беренче ярдәм күрсәтү һәм дәвалау өчен кирәкле дарулар һәм медицина эшләнмәләре. Алар арасында – авыртуны баса торган һәм температураны төшерә торган препаратлар, антисептиклар, антибиотиклар, витаминнар, бинтлар, пластырьлар, жгутлар, шприцлар һ.б. медицина кирәк-яраклары. Барлык медикаментлар алгы сызыктагы сугышчыларның кулына тапшырылачак.
Татарстан Диния нәзарәте Чирмешән район үзәк хастаханәсе баш табибы Мортазина Лилия Шамил кызына һәм медицина учреждениесенең барлык коллективына әлеге игелекле эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерә.

 
                                            






