Бүген, 2024 елның 15 маенда, Казан епархия Идарәсендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Татарстан митрополиясе башлыгын туган көне белән котлады һәм Татарстан митрополиясе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен саклаганы өчен рәхмәт йөзеннән, «Бердәмлек» медален тапшырды. Очрашу рәсми булмаган аралашу белән дәвам итте.
Татарстан Мөфтие Татарстан митрополиясе башлыгын туган көне белән котлады
15 май 2024 ел 15:49

Соңгы яңалыклар

Нәзарәттә «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан булып китте
29 август 2025 ел 11:36

Казанда шәһәркүләм Мәүлидтә гомрәгә өстәмә юлламалар уйнатылачак! Җиңүчеләр өчен олы һәм кече хаҗга җиде сертификат әзерләнде
29 август 2025 ел 08:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы