Мөфти Донецкида традицион кыйммәтләр турында: "Безнең бурыч – сөннәтне үз гамәлләрең һәм үрнәгең аша саклау, өйрәнү һәм торгызу"

13 октябрь 2025 ел 09:49
Мөфти Донецкида традицион кыйммәтләр турында: "Безнең бурыч – сөннәтне үз гамәлләрең һәм үрнәгең аша саклау, өйрәнү һәм торгызу"

Донецкида “Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту, РФнең рухи суверенитетын саклау” конференциясе узды. Җыелышны Донецк Халык Республикасы Диния нәзарәте оештырды. Конференциядә дин һәм җәмәгать эшлекләре, галимнәр, махсус хәрби операция зонасында булучылар катнашты. Шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт тә бар иде. Татарстан Диния нәзарәте делегациясенә шулай ук Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Мөфтинең иминлек буенча киңәшчесе Фаик Абдураһимов, "Рамазан" мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин һәм башкалар керде.

Камил хәзрәт, җыенда катнашучыларны сәламләп, рухи суверенитетны саклау мәсьәләсенең бүген, Россия өчен генә түгел, теләсә кайсы дәүләт өчен дә актуаль булуын ассызыклады: "Бүген күз алдыбыздагы барлык милләтара сугышлар һәм низаглар нигезендә рухи бәйсезлекне югалту ята, ул үз чиратында мәгълүмати пропаганда ярдәмендә формалаша. Фейклар, котыртулар, иҗтимагый аңны ялгыш юлга җибәрү, гаиләгә каршы идеяләрне һәм әхлакый азгынлыкны алга этәрү – болар барысы да теге яки бу җәмгыятьне эчтән таркатуга һәм анда эчке дошманлык тудыруга юнәлдерелгән". Камиль хазрат назвал духовный суверенитет иммунитетом, который сохраняет общество от заражения вирусами этнофобии.

– Һәм бу иммунитет белем алу белән барлыкка килә: Россия халыклары – бер-берсенең рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм беренче чиратта үз гореф-гадәтләре турында никадәр яхшырак белсә, төрле милләт кешеләре арасында низаглар китереп чыгару өчен сәбәпләр шулкадәр азрак булачак, – диде Мөфти хәзрәт. –  Әгәр кешеләрдә бу белем юк икән, аларның аңы белән читтән идарә итәчәкләр, һәм аларга чит традицияләр һәм идеяләрне тагачаклар. Шуңа күрә традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту барлык дини – мөселман һәм православие оешмаларының уртак бурычы булып тора.

Алга таба Камил хәзрәт һиҗри буенча агымдагы 1447 елда сөекле Пәйгамбәрбез Мөхәммәд Мостафа (ﷺ) 1500 еллыгын билгеләп үтү турында искәртте. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, Пәйгамбәр ﷺ  сөннәте кыйммәтләре барлык традицион диннәргә хас, һәм аның үрнәгенә иярү төрле диннәр арасында – тынычлыкны һәм халыклар татулыкны саклаячак, социаль тигезлек урнаштырачак һәм бер-береңә хөрмәт хисләрен көчәйтәчәк, гаилә институтын һәм әхлакый иделларны ныгытачак, җәмгыятьтәге фетнәдән саклаячак. “Шуңа күрә безнең бурычыбыз – яшь буын өчен үз гамәлләребез һәм үрнәгебез белән сөннәтне саклау, өйрәнү һәм торгызу,  – диде Камил хәзрәт, сүзен йомгаклап.

Конференция  кысаларында шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты мөселман сугышчысы өчен бастырып чыгарган кесәгә сыйдырышлы белешмәлек тәкъдим ителде. Аның турында Диния нәзарәтенең “Батыр” батальонындагы полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев сөйләде.

Моннан тыш, конференциягә сәфәре кысаларында Диния нәзарәтенең ике делегациясе МХО зонасындагы сугышчыларга ике гуманитар йөк илтте. Солдатлар һәм МХО зонасында яшәүчеләр Татарстан мөселманнарына, Диния нәзарәтенә һәм шәхсән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга гуманитар йөкләр һәм рухи ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы