Донецкида "Хозур" нәшриятыннан мөселман сугышчысының кесә белешмәлеген тәкъдим иттеләр

13 октябрь 2025 ел 10:24
Донецкида "Хозур" нәшриятыннан мөселман сугышчысының кесә белешмәлеген тәкъдим иттеләр

Донецкида “Хозур” нәшрияты бастырып чыгарган мөселман сугышчысының кесә белешмәлеген «Мусульманин на воинской службе» китабын тәкъдим иттеләр. Чара Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырган “Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту, РФнең рухи суверенитетын саклау” конференциясе барышында узды. Брошюра белән галимнәр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр танышты.

Кесәгә сыйдырышлы «Мусульманин на воинской службе» белешмәлеге махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчыларына рухи ярдәм күрсәтү өчен басылып чыкты һәм хәрби-кыр шартларында динне тоту мәсьәләләренә багышланды. Китапта катлаулы хәлләр вакытында: дошманнардан саклану өчен, борчылганда һәм хәтәр чакта укыла торган догалар сайлап бирелгән, шулай ук авыр шартларда рухи тынычлыкны саклау буенча киңәшләр һәм хәрби хезмәттә гыйбадәт кылу тәртибе буенча кыскача күрсәтмәләр бар.

Брошюраны әзерләүдә 15 нче Александрия бригадасындагы һәм 90 нчы танк дивизиясендәге Диния Нәзарәте хәрби имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев катнашты, ул – 2024 елдан бирле МХО зонасында мөселман сугышчылары янында, хәрбиләрнең ихтыяҗлары һәм алгы сызыктагы хәлләр белән шәхсән таныш. Брошюрда хәрбиләрнең иң еш килеп чыкккан сорауларына җаваплар тупланган. 

Белешмәлек уч төбенә яки күкрәк кесәсенә җиңел генә сыя, димәк, МХОда катнашучылар аларны һәрвакыт үзләре белән йөртә алачак.

Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев, белешмәлекне тәкъдим итеп, китапта хәрби хәрәкәтләр вакытында авыр хәлдә калган солдатка рухи ярдәм күрсәтү өчен иң кирәкле әйберләр урын алганлыгын билгеләп үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы