Әлмәт шәһәрендә Петуховка микрорайоны, Сәид Калмәтов ур., 1б адресы буенча яңа «Тәскирә» мәчете ачылды. Мәчетнең архитекторы – мәрхүм Искәндәр Насыйров.
Ул төзелешне башлап җибәрүчеләр – Рәйханә һәм Фәрит Ханнановларның әниләре хөрмәтенә “Тәскирә” дип аталган. Төзелеш 2019 елда башланган, алга таба бу башлангычны битараф булмаган мөселманнар да күтәреп алган.
«Тәскирә» мәчете – ике катлы, ике манаралы, гомуми мәйданы – 400 кв. м., 150-200 кеше сыйдырышлы. Мәчетнең имамы – Әлмәт мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган Фәрит хәзрәт Ханнанов.
Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен зур намаз залы, уку сыйныфлары, гардероб һәм имам өчен кабинет бар. Монда балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар оештырылган.
Мәчеттә видеокүзәтү, җилләтү системалары урнаштырылган, су, электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итү өчен инженерлык челтәрләренә тоташтырылган.
Мәчетнең тирә-ягы матурланган, ишегалдында тәһарәтханә төзелгән.
Фотосурәтләр: Әлмәт мөхтәсибәте.