Бүген, нәзарәтнең аксакаллары, еллык җыелышы узганнан соң, Шәдке авылына сәфәр кылды. Биредә алар авыл зиратына кереп, күптән түгел автоһәлакәтта вафат булган Фәрит хәзрәт Шәйхиевның каберен зиярәт кылды. Әлеге чарада район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та булды. Теләче мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев Коръән аятьләре укыды, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов дога кылды. Аннары кунаклар мәрхүм хәзрәт хезмәт куйган Шәдке авылы «Сәлимҗан» исемендәге мәчеткә керде, биредә икенде намазы укыды, аннары Фәрит хәзрәтнең өенә барып, аның гаилә әһелләре белән аралашты, балаларының хәлен белде, укулары белән кызыксынды, киләчәктә дә кулдан килгәнчә булышырга, ярдәмнәрдән ташламаска вәгъдә бирде. Авылдашлары исә Фәрит хәзрәтне бик яхшы кеше, авыл өчен янып йөрде, халыкны мәчеткә чакыру буенча зур тырышлык куйды дип искә алды.
Исегезгә төшерәбез: Фәрит хәзрәт Шәйхиев 20 нче гыйнвар көнне арабыздан китте. Ул 15 ел дәвамында Шәдке авылында имам булып хезмәт итте. Хәзрәтнең хатыны, өч баласы, карт әнисе калды. Олы уллары Җәүдәткә – 13, уртанчылары Сәгыйтькә – 9, кечкенә кызлары Мәрьямгә – 6 яшь.
Аксакаллар Теләчедә автоһәлакәттә вафат булган Шәдке авылы имамы рухына дога кылдылар
06 февраль 2020 ел 16:55

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең яшь кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына язылу башланды
01 сентябрь 2025 ел 14:36

Белем көне: “Мөхәммәдия”гә көндезге бүлеккә кабул ителгән 100 шәкерткә студент кенәгәләре тапшырылды
01 сентябрь 2025 ел 13:03

Белем көне алдыннан Казанда «Әтиләр» мәчете каршында Мәгърифәтчелек үзәге ачылды
01 сентябрь 2025 ел 08:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы