Бүген, 1нче сентябрь көнне, Россиядә Белем көне билгеләп үтелә. Татарстанда 8 мәдрәсәдә һәм 3 ислам югары уку йортында меңнән артык шәкерт өчен беренче дәресләр башланып китте. 2025-2026нчы уку елында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе көндезге бүлеккә күпсанлы укучылар кабул итте: I курска конкурсны уңышлы үтеп 40 егет һәм 60 кыз укырга керде. Хәзерге вакытта мәдрәсәнең көндезге бүлегендә 300гә якын шәкерт белем ала.
Тантаналы линейкада шәкертләрне Татарстан Мөфтие һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мәдрәсә җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул аларга үзенең үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм уку йортының эчке тәртипләре, шул исәптән куркынычсызлыкны тәэмин итү, дресс-кодны үтәү һ.б. хакында таныштырып үтте.
Белем көне белән шәкертләрне шулай ук Татарстан мөфтиятенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Булат Низамов, мәдрәсә директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин һ.б. тәбрикләде. Җитәкчеләр һәм остазлар илебездәге танылган дини уку йортының бусагасын беренче тапкыр атлап кергән шәкертләргә теләкләрен җиткерделәр һәм тантаналы рәвештә студент кенәгәләре тапшырдылар.
Мәдрәсәнең көндезге бүлегенә шәкертләр Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, шулай ук Самара, Чиләбе, Мәскәү өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан, Әстерханнан һәм Дондагы Ростов шәһәреннән килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: беренче курска кабул ителүчеләр арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да бар. Алар – Ростов өлкәсеннән.
Зөлфәт хәзрәт искәрткәнчә, гыйлем юлына басучыларга Аллаһы Тәгалә җәннәт юлын җиңеләйтә. Ул шулай ук ислам динендә белем алуның мөимлеге турында сөйләде һәм уку-укыту барышын оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
“Мөхәммәдия”дә шәкертләргә югары дини һәм дөньяви белемгә ия 25 мөгаллим белем бирәчәк, араларында фән докторлары һәм кандидатлар бар. Укучыларга белем алу өчен барлык шартлар тудырылган: уку сыйныфлары, бай китапханә, спорт залы, тәһарәтханә, уку залы һ.б. бар.
2024-2025нче уку елында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 1216 шәкерт белем алды. Уку йортын тәмамлаучы шәкертләр саны буенча мәдрәсә Татарстанда әйдәп баручылар рәтендә, аларның саны 220дән артып китә.
1993нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр мәдрәсәне 2000нән артык шәкерт тәмамлаган. Иң күренекле шәхесләргә килгәндә, биредә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, шулай ук Беларусь Республикасы, Иркутск өлкәсе, Самара өлкәсе мөфтиләре һ.б. укыган.