Мөфти Камил хәзрәт һәм Васил Шәйхразыев Татарстанда хәләл индустрияне үстерү хакында фикер алышты

23 гыйнвар 2026 ел 11:15
Мөфти Камил хәзрәт һәм Васил Шәйхразыев Татарстанда хәләл индустрияне үстерү хакында фикер алышты

Бүген, Шәгъбан аеның 4нче көнендә (23нче гыйнварда), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников катнашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр Татарстанда хәләл индустрия үсешенең стратегик юнәлешләре, халыкара аккредитация мәсьәләләре, актуаль бурычлар хакында фикер алышты һәм 2026нчы елга хезмәттәшлек планнарын раслады.

Васил Габтелгаяз улы Мөфти Камил хәзрәткә татар-мөселман традицияләрен саклауда һәм ныгытуда актив ярдәм күрсәткәне, Татарстанда һәм Россиядә хәләл индустрияне үстерү буенча зур хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы