30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, Яр Чаллы шәһәренең 71 нче комплексында «Изге ай» мәчетен ачу тантанасы булды. Бу уңайдан Автошәһәргә дәрәҗәле кунаклар җыелды, алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Кама буе төбәге казые, Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шулай ук дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр аксакаллары, якын-тирә районнар мөхтәсибләре, төзелешне башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр бар иде. Алар мәчетнең озак еллар дәвамында дин тотучыларга хезмәт итүен һәм белем эстәүчеләрне үзенә тартып торуын теләп чыгыш ясады.
Гадәттәгечә тантаналы ачылыш Изге Коръән укудан башланды.
Мәхәллә халкын Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин сәламләде. Алар яңа мәчет төзелешенә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт әйтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев истәлекле вакыйгада катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы мөһимлеге һәм аларның файзыйләтләре турында вәгазь сөйләде, мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Мөхтәрәм кунаклар һәм мәхәллә халкы өйлә намазы алдыннан «Изге ай» мәчетенә кереп намаз укыды.
Яр Чаллыдагы «Изге ай» мәчете Зөфәр Мисбах улы Насретдинов җитәкчелегендә төзелгән. Хәзер шәһәрдә 16 мәчет эшли.
Мәчетне ачу катнашучылар шулай ук шәһәрнең Рухи-мәгърифәтчелек үзәгендә булдылар, Ватанны саклаучылар һәм илебез иминлеге өчен дәгъва кылдылар.