Белем көне алдыннан Казанда «Әтиләр» мәчете каршында Мәгърифәтчелек үзәге ачылды

01 сентябрь 2025 ел 08:33
Белем көне алдыннан Казанда «Әтиләр» мәчете каршында Мәгърифәтчелек үзәге ачылды

Рабигыль-әүвәл аеның 8 нче көнендә (31 август), Белем көне алдыннан, Казанның Кояшлы бистәсендә «Әтиләр» мәчете каршында Мәгърифәтчелек үзәге ачылды. Ул бистәнең нәкъ үзәгендә һәм Радиальная ур., 21 йорт адресы буенча урнашкан. Үзәк төзелешенә беренче таш ике ел элек салынган иде. Җирле халык тырышлыгы, хәйриячеләр һәм эшмәкәрләр ярдәме белән матур бина төзелде. Хәзер бистәдә белем бирү, исламны өйрәнү, шулай ук җәмәгать белән дини йолалар үткәрү өчен уңайлы урын барлыкка килде. Мәгърифәтчелек үзәген ачу тантанасына дәрәҗәле кунаклар җыелды, алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры, академик Рәшит Низамов та бар иде. Үзәк ачылышында мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук Татарстанның элеккеге Мөфтиләре Габдулла хәзрәт Галиуллин һәм Госман хәзрәт Исхаков  бар иде.

Тантаналы ачылышта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте вәкилләре, аксакаллар, имамнар, абыстайлар, үзәк төзелешендә башлап йөрүчеләр, хәйриячеләр һәм бистә халкы да катнашты.

Җитәкчеләр яңа мәгърифәтчелек үзәгенең барлык дин тотучылар өчен рухи үсеш үзәгенә әверелүен теләп чыгыш ясады.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт үзенең чыгышында Мәгърифәтчелек үзәгенең Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ тууга 1500 ел тулуны билгеләп үтүче елның мөбарәк Мәүлид аенда ачылуның мөһимлеген әйтте. Ул - мөселманнар өчен белем алуның әһәмияте, төзелештә катнашкан һәркем өчен килә торган саваплар һәм бәрәкәт турында сөйләп үтте. Бу эштә катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде.

Ачылыш тантанасында катнашкан башка җитәкчеләр һәм дин әһелләре дә халыкка дини тәрбия бирүнең мөһимлегенә, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең үсешенә һәм балаларны ислам традицияләренә нигезләнеп тәрбияләүнең зарурлыгына игътибар иттеләр.

Искәртеп узабыз: элек мәчет каршындагы курслар «Әтиләр» мәчетендә үткәрелгән иде, яңа уку елыннан алар Мәгърифәтчелек үзәгенә күчерелде. Яңа үзәктә берьюлы 51 укучы белем ала ала. 

Ике катлы һәм мансардалы 600 кв.метр мәйданлы таш бинада 3 сыйныф, мөгаллимнәр өчен 2 кабинет, 5 ярдәмче бүлмә һәм актлар залы урнашкан. Актлар залын ифтарлар үткәрү өчен дә файдаланырга мөмкин.

Шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханәләр, мөгаллимнәр бүлмәсе, кухня, кер юу бүлмәсе бар, бинага керү юлында махсус җайланма (пандус) урнаштырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы