Камил хәзрәт Кемерово өлкәсе мөфтие белән очрашты

25 гыйнвар 2018 ел 13:41
Камил хәзрәт Кемерово өлкәсе мөфтие белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния Нәзарәте җитәкчесе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән күреште. Камил хәзрәт Россия Президенты Владимир Путин белән кичәге очрашу турында тәэсирләрен уртаклашты. Ул илбашының ислам һәм мөселманнарга карата җылы мөнәсәбәттә булуы турында әйтте, шулай ук Владимир Путинның татар дини мирасны югары бәяләвен ассызыклады.  

Алга таба мөфтиләр бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең үз заманында Казанда гарәп телендә язылган китабы – «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк» ("Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау") китабы турында сөйләштеләр. Китап шунысы белән кызык: ул узган ел ахырында Иорданиядә дөнья күргән. Татар дин галименең әлеге хезмәтен профессор Лүай ибнү Абдурауф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән. 

Очрашу ахырында Камил хәзрәт кунакны Мәрҗани елы кысаларында үтәчәк чараларга чакырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы