Нәзарәттә һәм “Мөхәммәдия”дә Катар делегациясе булды

10 сентябрь 2025 ел 15:37
Нәзарәттә һәм “Мөхәммәдия”дә Катар делегациясе булды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 18нче көнендә (10нчы сентябрьдә), Татарстан мөфтиятендә шәех Абдалла бин Зәйд Әл-Мәхмүд исемендәге Ислам мәдәнияте үзәге директоры Салех бин Али әл-Ахн әл-Марри җитәкчелегендәге Катар делегациясе булып китте. Чит ил кунаклары арасында шулай ук Катар университеты шәригать факультеты ислам тикшеренүләре кафедрасы доценты Яхъя Хамад әл-Нуайми, Катарның Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы каршындагы шәригать белгече Мөхәммәд Мәхмүд әл Мәхмүд, Катарның Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы каршындагы Дәгъвәт һәм ислам эшләре институты рәисе Науаф Фәхд әл-Отейби, шәех Абдулла бин Зәйд исемендәге Ислам мәдәнияте үзәгенең ислам мәдәнияте бүлеге җитәкчесе Әхмәд Абдулрәхим әт-Таххан бар иде. Катар делегациясен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Ул Татарстан Диния Нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү, нәшрият эшчәнлеге, мәгърифәтчелек һәм белем бирү өлкәсендәге соңгы казанышлары һәм проектлары турында сөйләп узды. Әңгәмә барышында ислам мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында да фикер алыштылар.

Нәзарәттә булу барышында Катар делегациясе “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дә кереп чыкты. Кунаклар уку йортының яңартылган тарихи бинасын карады, уку-укыту гамәлгә ашырыла торган шартлар белән танышты – уку сыйныфларын, кабинетларны, китапханәне, музейны карадылар. Моннан тыш, мәдрәсәдә делегация шәкертләр белән очрашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы