Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния Нәзарәте җитәкчесе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән күреште. Камил хәзрәт Россия Президенты Владимир Путин белән кичәге очрашу турында тәэсирләрен уртаклашты. Ул илбашының ислам һәм мөселманнарга карата җылы мөнәсәбәттә булуы турында әйтте, шулай ук Владимир Путинның татар дини мирасны югары бәяләвен ассызыклады.
Алга таба мөфтиләр бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең үз заманында Казанда гарәп телендә язылган китабы – «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк» ("Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау") китабы турында сөйләштеләр. Китап шунысы белән кызык: ул узган ел ахырында Иорданиядә дөнья күргән. Татар дин галименең әлеге хезмәтен профессор Лүай ибнү Абдурауф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт кунакны Мәрҗани елы кысаларында үтәчәк чараларга чакырды.