Җөмәдәл-ахыр аеның 6 нчы көнендә (26 ноябрь), Казанда яшь егетләргә шәригать буенча ныклы гаилә корырга ярдәм иткән «Яшь кияү» курсының икенчесе тәмамланды. Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгына багышланган курслар бу юлы 50 яшь егетне җәлеп итте.
Чыгарылыш кичәсендә бәхетле гаилә серләре белән Лилия ханым һәм Элдар хәзрәт Җиһаншиннар гаиләсе уртаклашты: алар дөнья тормышында, гаиләдә, бизнеста һәм Аллаһ юлында гыйбадәттә максатчанлык куеп яши, икесен дә тигез итеп алып бара.
Кичә программасында күңел өчен барысы да бар иде: ихлас догалар һәм курсларны оештыру өчен тырышлык куючы һәркемгә рәхмәт сүзләре; оештыручылардан һәм “Яшь килен” проектында катнашучылардан истәлеккә бүләкләр. Алар тормышның шушы мөһим бер чоры турында искә төшереп торачак.
«Яшь кияү» проекты белем бирү белән генә бәйле түгел. Ул иманның ныклыгына юл салучы да, яңа үрләр яуларга этәрүче дә, дин кардәшләребезгә теләктәшлек итү дә, вакытны файдалы һәм бәрәкәтле итеп үткәрү дә.
Игътибар! Оештыручылар киләсе "Яшь кияү" курсларына язылырга чакыра.
Белешмә.
Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. Яшьләр дәресләрдә никах турында белем туплады, хәләл җефетен дөрес сайларга, аны эш-гамәле белән кызыксындырырга, гаилә тормышында хикмәт белән карарлар кабул итәргә һәм гаиләне хәләл юл белән тәэмин итәргә өйрәнә.







