Мөфти Камил хәзрәт Чечен Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе белән очрашты

11 сентябрь 2025 ел 14:28
Мөфти Камил хәзрәт Чечен Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе белән очрашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 19нчы көнендә (11нче сентябрьдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечен Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе Эли Кагарбеков белән очрашты. Кунакны җылы каршы алып, Камил хәзрәт аңа яңа вазифасында уңышлар теләде.

Очрашу барышында ике кардәш республика халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, аерым алганда ислам мәгарифе, мәгърифәтчелек, Коръән фәннәрен өйрәнү һәм ислам банкингы һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Дини тәрбияне ныгыту, җәмгыятьнең рухи үсеше һәм динара элемтәләргә юнәлдерелгән мәдәни башлангычларны үстерүгә аерым игътибар бирелде. Эли Кагарбеков якын арада Чечен Республикасына сәфәр кылуы хакында хәбәр итте, ә Камил хәзрәт исә Мөфти Сәлах хаҗи Межиевка ихлас сәламнәрен тапшырды.

Әйтергә кирәк, Эли Кагарбеков Татарстан мөселманнары тормышында актив катнаша. Ул – РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзасы. Җәй көне Болгарда узган XX юбилей Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында ул бизнес-эксперт буларак чыгыш ясады һәм махсус намазлыклар әзерләү һәм аларны СВО зонасына җибәрү буенча яшьләр проектын гамәлгә ашыруда ярдәмен күрсәтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы