2018 елда Татарстанда бөек татар дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Бәйрәм уздыру турындагы Указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган һәм ул Татарстан Хөкүмәте рәсми интернет-порталында дөнья күрде (http://tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_162521.pdf).
Указ нигезендә, Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел булу уңаеннан бәйрәм чаралары уздыру буенча оештыру комитеты төзеләчәк һәм ул расланачак.
Муниципаль район һәм шәһәр округы башлыкларына бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе юбилее чараларын әзерләү һәм үткәрүдә актив эшчәнлек алып бару тәкъдим ителә.
Искәртеп үтик: Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгы уңаеннан эшчәнлек алдан алып барыла башлады. 2017 елда беренче тапкыр Мәрҗани Кубогына джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Шулай ук "Таттелеком" Ачык акционерлык җәмгыяте белән бергәлектә Россиядә беренче булып кәрәзле телефон өчен махсус тариф тормышка ашырыла башлады. Моннан тыш, Ш.Мәрҗанинең 200-еллыгы уңаеннан 2018 елда Нәзарәт тарафыннан бөек татар мәгърифәтчесенең хезмәтләрен бастыру, конференцияләр, Мәрҗани музеен булдыру һәм башка чаралар уздыру планлаштырыла.