Чистай мөхтәсибәте гаилә бәйрәме үткәрде

18 сентябрь 2017 ел 09:55
Чистай мөхтәсибәте гаилә бәйрәме үткәрде

17 сентябрьдә Чистайның Скарятинский бакчасында Корбан бәйрәм уңаеннан гаилә бәйрәме узды. Чарада  “Чистай шәһәре” МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, көньяк төбәге казые, Аксубай мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районын имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, шәһәр халкы һәм иганәчеләр картнашты.

Бәйрәм килгән халык өч зонада күңел ачты. Спорт өчен каралган зонада чистайлалыр  бау тартышса, чүлмәк ватса һә башка милли уеннарда катнашса, фәнгә багышланган зонада студентлар мәктәп балаларын робототехника белән таныштырды һәм төрле фәнни тәҗрибәләр күрсәтте. Бәйрәмдә иҗатка да урын булды. Балалар уз куллары белән картлар йортында гомер кичерүчеләр өчен кул эшләнмәләре әзерләде. 

Ярышлардан соң кунаклар коймак белән сыйланды, мөхтәсибәт вәкилләре үз куллары белән ясаган Кәгъбатулланың макеты белән танышты.

  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы