17 сентябрьдә Чистайның Скарятинский бакчасында Корбан бәйрәм уңаеннан гаилә бәйрәме узды. Чарада “Чистай шәһәре” МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, көньяк төбәге казые, Аксубай мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районын имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, шәһәр халкы һәм иганәчеләр картнашты.
Бәйрәм килгән халык өч зонада күңел ачты. Спорт өчен каралган зонада чистайлалыр бау тартышса, чүлмәк ватса һә башка милли уеннарда катнашса, фәнгә багышланган зонада студентлар мәктәп балаларын робототехника белән таныштырды һәм төрле фәнни тәҗрибәләр күрсәтте. Бәйрәмдә иҗатка да урын булды. Балалар уз куллары белән картлар йортында гомер кичерүчеләр өчен кул эшләнмәләре әзерләде.
Ярышлардан соң кунаклар коймак белән сыйланды, мөхтәсибәт вәкилләре үз куллары белән ясаган Кәгъбатулланың макеты белән танышты.