Бүген, мөбарәк Рабигыль-әүвәл аеның 22 көнендә (14 сентябрьдә), Татарстанда Республика Рәисен сайлаулары уза. 80нче мәктәптә урнашкан 46нчы номерлы сайлау участогында беренчеләрдән булып Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гражданлык бурычын үтәп тавыш бирде.
Тавыш биргәннән соң ул, журналистларның сорауларына җавап бирде:
"Китапларда шундый сүз язылган:
قوام الدنيا بأربعة أشياء، بعلم العلماء وعدل الأمراء وسخاوة الأسخياء ودعوة الفقراء
“Фани дөньяның дүрт таянычы бар: галимнәрнең гыйлеме, әмирләрнең гаделлеге, бай кешеләрнең юмартлыгы һәм фәкыйрьләрнең догасы”. Ягъни тормыш алга барсын өчен, галимнәр гыйлем таратырга, байлар зәкят-сәдака чыгарырга, әмирләр гаделлек урнаштырырга, ә халык догада булырга тиеш.
Менә бүген Татарстан халкы үзенә Рәис сайлый. Гадел, иманлы, акыллы һәм көчле җитәкчене сайларга һәм аның өчен дога кылырга кирәк".