Түбән Каманың үзәк мәчетендә мәктәп директорлары җыелды

15 сентябрь 2017 ел 12:08
Түбән Каманың үзәк мәчетендә  мәктәп директорлары җыелды

Билгеле булганча, Россиядә соңгы елларда балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салу очраклары 35 процентка арткан. Илебез әле һаман да балалар һәм үсмерләрнең  үз-үзләрен үтерүләре буенча  Европада беренче урында тора. Безнең илдә көн саен, уртача алганда, 17 бала тормыш белән хушлаша... Моңа кем һәм нәрсә гаепле, дигән сорау һәркемне, шул исәптән, халкыбызның гореф-гадәтләренә, гасырлардан килгән әдәп-әхлагына нигезләнеп дини гыйлем бирә торган мәчет мөгаллимәләрен дә борчый.

1нче, 6нчы, 11нче, 16нчы, 31нче мәктәпләр, 1нче гимназия, 13 нче,  14нче, 35нче лицейлар, 24нче интернат-лицей һ.б. уку йортлары җитәкчеләре,  белгечләре   алдында ясаган чыгышында Түбән  Кама мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Роза ханым Латыйпова  балалар суицидына тукталды. Бу  проблеманы хәл итү буенча, дингә нигезләп, үз фикерен белдерде.  "Киләчәк буынны хәзерге цивилизациягә хас булган тән чирләреннән, җан әрнүләреннән коткару ислам тәрбиясеннән башка  һич тә була алмый, – дип сөйләде ул. – Дин, мәгариф, медицина аерылгысыз булганда гына  балаларны тәрбияләүдә уңышка ирешү мөмкин".

 Чыннан да, яшь буын үзенең киләчәген күрми, аны караңгы уйлар биләп алган һәм пессимизм өстенлек итә икән, андый җәмгыять авыру гына түгел, аның киләчәге үк өметсез. Шундый шартларда нишли алабыз?  Әлбәттә, һәр чирне бары тик бергәләп чара күргәндә генә җиңеп була. Әмма бездә әле бергәлек тә, бер-беребезне аңларга тырышу да юк. 

Коръәннең "Рәгыд"сүрәсендәге  11нче аятендә килгәнчә, халык үзе үзгәрмәсә, Аллаһы аны үзгәртмәс. Бу очракта, бала тәрбиясе белән шөгыльләнергә тиешле ата-ананың әле үзен, беренче  чиратта,   әдәпкә, тәртипкә  өйрәтү зарурлыгын   онытмаска кирәк. Рухи камиллеккә ирешү өчен, ата-ана  дөньяви һәм дини гыйлемгә ия булырга, шуны көндәлек тормышында, үз баласын үстергәндә куллана да белергә тиештер, мөгаен.  

Бу уңайдан, бала тәрбиясендә ата-анага  шәһәребездәге "Ихлас" рухи-тернәкләндерү үзәге ярдәм итәргә омтыла. "Ихлас" җитәкчесе Әлфия ханым Сөләйманова үзе ул үзәкнең эшчәнлеге   баланы рухи яктан камил шәхес итеп үстерүгә юнәлдерелгәне хакында сөйләде. Мәктәпләрдәге дәресләрдән соң "Ихлас"ка йөрүче укучылар   төрле шөгыльләрдә катнашып, үз сәләтләрен үстерәләр. 

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбының урынбасары Сәлимҗан хәзрәт Домнин исә   дини бәйрәмнәргә, күптән түгел генә уздырылган Корбан гаетенә тукталды. Исламда, хәтта, дини бәйрәмнәрнең дә максатлары кешедә мәрхәмәтлелек, рәхимлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү икәнен ассызыклады.

  Бу мөһим сөйләшү азагында балаларны суицидлардан, интернеттагы куркыныч йогынтылы агымнан саклауда, аларга   дөрес  тәрбия бирүдә  гасырлар дәвамында динебез саклап килгән әдәп-әхлакка таяну ммөһим дигән нәтиҗәгә киленде.

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат үзәге.  

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы