Бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе Николай Досталь белән очрашты. Кунак республикабыз башкаласында мөселман киносы фестивале узу белән күптәннән кызыксынуы турында белдерде. Очрашу барышында ул Татарстан мөфтиенә үзен кызыксындырган сорауларны бирде: Мьянмадагы хәлләр, традицион ислам, суфичылык кебек темаларга сөйләшү узды.
Николай Досталь җылы кабул итүе өчен рәхмәтен Камил хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде.