Әбу Бәкер Каландарның "Каландар-намә" китабы II "Рухи Ефәк юл. Иҗат. Берләшү" фәнни-дини конференциясендә укучыларга тәкъдим ителде. "Каландар-намә" – Урта гасырлар чорының уникаль хезмәте, аның кулъязмасы берничә ел элек Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре тарафыннан табыла. Бу фарсы телендә язылган хезмәтләр арасында бердәнбер танылган әсәр, ул XIV гасырда Алтын Урда дәүләтендә языла. Әлеге дәүләттә хәзерге Россия Федерациясе, Үзәк Азия һәм Кавказ аръягында яшәүче күп кенә җирле халыклар этник һәм дини яктан формалаша. "Каландар-намә" китабының авторы – Солхат шәһәре имамы (хәзерге Иске Крым) Әбу Бәкер Каландар Руми; галимнәр фикеренчә, ул Үзбәк (1283–1341) ханга иң якын торган дин әһелләреннән була. Билгеле булганча, Алтын Урдада ислам дине, дин тоту иреген саклаган хәлдә, дәүләт дине булып игълан ителә, ә илнең социаль-икътисадый үсеше иң югары дәрәҗәгә күтәрелә.
Әлеге хезмәт турында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү Үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев сөйләде. Видеоязманы биредә карый аласыз: https://youtu.be/CUqsULyDwds