1 сентябрь көнне һәр мөселман олы бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан ТР мусульманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды традицион “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе башлануын белдерә. Әлеге акция кысаларында фонд мохтаҗларга – авыру кешеләргә, инвалидларга, ялгыз картларга, толларга, ятимнәргә, шулай ук дини уку йортларына өләшү максатыннан, корбанлык сатып алу өчен акча җыя. Корбанлык бәясе (терлекне чалу, эшкәртү һәм таратуны да кертеп) бер килосы 120 сумнан исәпләнә.
Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресы буенча яки +7 (843) 225-33-22 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.