Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә (4 сентябрьдә), Болгарда, Болгарда, Мәүлид тәмамланганнан соң, Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов рәислегендә Татарстанда мәчетләр төзегәндә татар милли үзенчәлекләрен саклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Җыелышта Мөфти урынбасарлары, Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мөфти урынбасарлары һәм бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстанда мәчетләр төзү концепциясе, намаз уку бүлмәләренең һәм йортларының эшчәнлеге буенча фикер алышты.
Диния нәзарәтенең «Вакф фонды» генераль директоры Фирдүс Галиуллин «Татарстан Республикасында мәчет төзелеше концепциясе» принципларын тәкъдим итте. Ул мәчетләрне проектлаштырганда нормаларны үтәүнең мөһимлеген ассызыклады, аларның тышкы кыяфәтенә һәм эчке эшләнешенә карата таләпләрне билгеләде, шулай ук мәчет янында урнашырга мөмкин булган корылмалар турында сөйләде. Шулай ук ул «Мәчетләрне проектлаштырганда кулланыла торган нормалар» һәм “Намаз уку бүлмәләреннән файдалану кагыйдәләре», “Намаз бүлмәләрен проектлаганда техник нормалар» проектлары эшләнүен хәбәр итте. Әлеге документлар буенча экспертлар һәм хәзрәтләр фикер алышты.