Корбан бәйрәме - 2017: традицион “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе старт алды

28 июль 2017 ел 10:09
Корбан бәйрәме - 2017: традицион “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе старт алды

1 сентябрь көнне һәр мөселман олы бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан ТР мусульманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды традицион “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе башлануын белдерә. Әлеге акция кысаларында фонд мохтаҗларга – авыру кешеләргә, инвалидларга, ялгыз картларга, толларга, ятимнәргә, шулай ук дини уку йортларына өләшү максатыннан, корбанлык сатып алу өчен акча җыя. Корбанлык бәясе (терлекне чалу, эшкәртү һәм таратуны да кертеп) бер килосы 120 сумнан исәпләнә.

Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресы буенча яки +7 (843) 225-33-22 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы