Болгарда традицион Мәүлид ән-Нәби үтте

04 сентябрь 2025 ел 12:49
Болгарда традицион Мәүлид ән-Нәби үтте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә (4 сентябрьдә) – Пәйгамбәрнең ﷺ нәкъ туган көнендә – Шәһре Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби үтте. Бу – мөселман өммәте тарихында иң бөек даталарның берсе – иң яхшы кеше, яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ  туган көне. Быел тантана бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең (ﷺ) 1500 еллыгы белән истәлекле. Татарстан Диния нәзарәте Ак мәчеттәге тантанага дин кардәшләребезне, аксакалларны, остазлар һәм шәкертләр, имам-мөхтәсибләр, махсус хәрби операция ветераннарын һәм Спас районы халкын җыйды.

Аларны Пәйгамбәребез Мәүлид белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында әлеге истәлекле көннең фазыйләтләре, Мәүлид үткәрүнең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте:

– Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. Коръәндә: “Ий Мөхәммәд, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек”, –  диелә. Илфар хәзрәт,  “Мәүлид” касыйдәсе башкарылганда, салаватлар әйтергә – шуның белән Аллаһ Илчесенең ﷺ шәфәгатенә ирешергә омтылырга чакырды.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев татарларда Мәүлидне билгеләп үтү традициясенең күптәннән булуын хәбәр итте.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен башкару торды. Аны Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов җитәкчелегендә иҗат төркеме башкарды.

Мәүлид барышында шулай ук махсус хәрби операция ветераны Илгизәр Миңнуллин чыгыш ясады, ул республика аксакаллары һәм имам-мухтәсибләре каршында Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен махсус хәрби операция зонасына Диния нәзарәтеннән һәм республика мөселманнарыннан гуманитар йөкләр китерүне уңышлы оештырганнары өчен Мөфти Камил хәзрәткә һәм Нәзарәткә рәхмәт белдерде.

Шулай ук бүген Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Мәүлид уңаеннан махсус хәрби операция ветераннарына күчтәнәчләр –  азык-төлек җыелмалары тапшырды. Моннан тыш, ветераннар өчен Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына экскурсия оештырылды.

Мәүлид тәмамланганнан соң, Илфар хәзрәт Хәсәнов Ватанны саклаучылар һәм илебез иминлеге өчен дога кылды.

Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2025 елның 23 августында кояш баю белән башланды һәм ул 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу уңайдан Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре уза. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай булу белән истәлекле. “Мәүлид” сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, “туу” дигәнне аңлата, ә “Мәүлид ән-Нәби” – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүе. Рабигыль-әүвәл ае дәвамында уза торган чараларда Аллаһ һәм Аның Илчесенә ﷺ мактаулар җиткерелә,  Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең һәм аның сахәбәләре тормыш юлы турында хикәятләр сөйләнә, касыйдәләр, мөнәҗәтләр башкарыла һәм Коръән укыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы