Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты буенча комитеты Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә халыкара дәрәҗәдә танылды

30 гыйнвар 2026 ел 13:35
Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты буенча комитеты Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә халыкара дәрәҗәдә танылды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубайдагы Халыкара аккредитация үзәгеннән (EIAC) аккредитация алды. Комитет рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошниковка сертифатны Әмирлекләрнең халыкара аккредитация үзәге генераль директоры Әминә ханым Әхмәт Мөхәммәт шәхсән үзе тапшырды.

Тантанада шулай ук Татарстанның Инвестицияләр үсеше агентлыгы хезмәткәрләре – җитәкче урынбасары Марина Епифанцева, белгеч Римма Ишкулова, Мәскәүдән килгән сертификацияләү органнары вәкилләре, шулай ук үз продукциясен Әмирлеккә җибәрергә ниятләгән эшкуарлар катнашты.

"Комитет тарафыннан зур эш башкарылды, ул Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы, Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыклары, бу зур эшкә үз көчен салган ведомстволар һәм структуралар ярдәменнән башка уңышка ирешә алмас иде. Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе дә зур булышлык күрсәтте. Аларның ярдәме – бәяләп бетергесез», – диде Аббяс хәзрәт Шляпошников.

Дубайдагы EIAC халыкара аккредитация үзәге бөтен дөньяда «Хәләл» стандарты буенча туры килгәнлекне бәяләү органнарына аккредитация бирә. 2025 ел дәвамында EIAC ягыннан җитди эш башкарылды: сыйфат менеджменты системасы, аудиторларның һәм техник аудиторларның белеме һәм тәҗрибәсе, документлар, Комитет эчендә оештыру системасы тикшерелде. Гарәп ягы вәкилләре ике атна дәвамында предприятиеләрдә Комитет белгечләренең белем һәм күнекмәләрен бәяләде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты матбугат хезмәте материаллары буенча.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы