Мөфти Камал театрында ачык лекция укыды

18 декабрь 2025 ел 09:43
Мөфти Камал театрында ачык лекция укыды

Кичә, җөмәдәл-ахыр аеның 27нче көнендә (17нче декабрьдә), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының камера залында Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры, шәригать фәннәре докторы, Курра-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллинның ачык лекциясе узды. Лекцияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли музее оештырды. Мөфтинең чыгышы бертуган Кәримовлар типографиясенең 125 еллыгы уңаеннан үткәрелүче “Музей белеме: Идел белән Дагстан арасында басма һәм интеллектуаль бәйләнешләр” фәнни конференциясен ачып җибәрде. Мөфтине һәм лекциядә катнашучыларны ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Милли музее генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Фәйзрахманов сәламләде.

Камил хәзрәтнең чыгышын тыңларга килүчеләр арасында Казан шәкертләре һәм дин әһелләре генә түгел, теолог-белгечләр, сәнгать белгечләре, музей белгечләре һ.б. бар иде.

Җыелган халык каршында Мөфти “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәре үсешенә керткән өлеше. Татарларда Коръән бастыру традицияләре. Тарихы һәм хәзерге торышы” темасына чыгыш ясады.

Үзенең фәнни чыгышында Камил хәзрәт Пәйгамбәр ﷺ яшәгән чорда Коръәннең җыелу тарихына һәм ул вафат булганнан соң Коръәннең алга таба кануни туплануына күзәтү ясады. Әлеге мәсьәләләргә тукталып үтү тыңлаучыларга илебездә Коръән фәннәре мәктәбе традицияләре формалашуы һәм үсешенә, шулай ук татар галимнәренең Коръән фәннәрен өйрәнүгә һәм Коръән бастыруга керткән төп өлешен тирәнтен аңлау һәм бәяләү мөмкинлеге бирде. Моннан тыш, лекциядә катнашучылар әлеге өлкәдә Казан ислам галимнәренең хәзерге казанышлары хакында ишетеп белде. Аерым алганда, Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең “Казан басмасы”н торгызу һәм яңарту буенча алып барган эшчәнлеге һәм Россиядә хәзерге чорда беренче кулъязма Коръән әзерләү хакында сөйләде.

Лекция “сорау-җавап” форматында дәвам итте. Сорауларга килгәндә, Мөфти Камил хәзрәтнең шәхси коллекциясендәге Коръәннәрдән торган һәм Нәзарәтнең кулъязма Коръәнен әзерләү тарихына багышланган күргәзмә оештыру тәкъдиме дә яңгырады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы