Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татары» премиясен тапшыру тантанасы булды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аерым номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләде.
Шулай итеп, Мөфти кулыннан дипломнарны Кукмара районының Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов, «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры һәм баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова, Чиләбедәге Милли татар автономиясе җитәкчесе Виталий Бәдретдинов, Яр Чаллыдагы Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова, Сызраньдагы “Туган тел” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Наил Йосыпов алды.
Кукмара районының Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов “Татар өммәте каһарманы” номинациясендә җиңү яулады. Ул дини һәм мәдәни традицияләрне саклауга өлеш кертүе, яшьләр белән актив эшләве һәм мәхәлләдә мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен билгеләп үтелде. Аның тырышлыгы белән Кукмара районының Мәчкәрә авылында 1791-1793 елларда төзелгән тарихи Җәмигъ мәчете реставрацияләнде.
Рейтинг дүртенче ел рәттән татар җәмәгатьчелегенең күренекле затларын билгеләп үтә. Алар мәдәният һәм мәгарифтән алып спорт һәм эшмәкәрлек белән бәйле төрле өлкәләрдә ачыклана. Рейтингта катнашучыларны экспертлар билгели, ә җиңүчеләрне укучылар сайлый.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы фотолары кулланылды.










