Бүген «Әхмәдзәки» мәчете базасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге I республика форумы башланды

25 октябрь 2025 ел 16:57
Бүген «Әхмәдзәки» мәчете базасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге I республика форумы башланды

Бүген, 25 октябрьдә, «Әхмәдзәки» мәчете базасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы башланды. Фәнни җыелыш «Рухи куркынычсызлык архитектурасы: яшьләр мәсьәләсе» темасына багышлана.

Форумны «Әхмәдзәки» мәчете, ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән килештереп, «Диалог» мәгълүмати-консультация үзәге коммерцияле автоном оешмасы», «Игелек маягы» хәйрия фонды һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды белән берлектә оештыра.

Чара яшьләр арасында террорчылык һәм экстремизм идеологиясен кисәтү өлкәсендә мәхәлләләр, дини белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Проект башлангыч һәм урта баскычтагы дини уку йортлары вәкилләре, Татарстан имам-мөхтәсибләренең яшьләр белән эшләү буенча урынбасарларына йөз тота.

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әхмәдзәки хәзрәтнең оныгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан башкарма хакимиятеннән РФ сенаторы Тимур Нагуманов, ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды рәисе урынбасары Алексей Петров һәм башкалар катнашты.

Форумны, Изге Коръән аятьләрен укып һәм дога кылып, дөньякүләм танылган дине галиме, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы шәех Мәэмүн әр-Рави ачып җибәрде. 

Аннан соң Форумда катнашучыларны Камил хәзрәт сәламләде. Ул чараны оештырган һәм "Әхмәдзәки" мәчете эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен Марат Әдип улына рәхмәт белдерде, шулай ук аның бабасы, татар мәгърифәтчесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның күренекле шәхесен һәм хезмәтләрен тирән бәяләде. Камил хәзрәт Әхмәдзәки хәзрәт кебек дин галимнәрен татар халкының байлыгы дип атады һәм аларның мирасын "баш өстендә таҗ кебек" алып барырга өндәде: "Галимнәребез безгә дөрес юл күрсәтте һәм без аларга иярергә: алар укыганны укырга һәм өйрәнергә, алар барган юлдан барырга тиешбез. Ул чагында без дөрес юлда булачакбыз".

Камил хәзрәт мисалга Әхмәдзәки хәзрәт укыган Кизләү мәдрәсәсен китерде: монда исламдагы төп фән – гакыйдә «Гакаид Нәсафия» китабы буенча укытылган, ул матуриди мәктәбенең фундаменталь әсбабы булып тора.  "Бу татар галиме Мөхәммәд Морад Рәмзи әл-Казани әл-Мәнзиләвинең Идел буе ислам дине галимнәре турында: “Карашларында алар сөнниләр булган, гакыйдәдә – матуридиләр, гыйбадәттә – хәнәфиләр. Һәм бүгенгә кадәр алар арасында динебезгә бидгать кертүчеләр булмады” дигән сүзләрен тагын бер кат раслый”. Мөфти инкыйлабка кадәрге татар мәдрәсәләрендә укытылган гакыйдә буенча дәреслекләрнең классик сөнни карашларга туры килгән китаплар булуын билгеләп үтте һәм инануларында әһле сөннәт вәл-җәмәгать тарафдарлары булган шәех Мәрҗани, Курсави, Баруди һ.б. галимнәрнең хезмәтләренә игътибар бирде. "Әгәр без Әхмәдзәки хәзрәт, Мәрҗани, Баруди кебек галимнәрне тәрбияләргә телибез икән, димәк, шәкертләрне әлеге шәхесләр укыган иске китаплар буенча өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә, бу шәхесләрнең мирасын белсеннәр һәм хәтерләсеннәр өчен, аларның исемнәрен гел искә алып тору зарур”, – диде Мөфти.

Әхмәдзәки хәзрәтнең оныгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Камил хәзрәткә бабасы Әхмәдзәки хәзрәт турындагы җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтте, һәм Әхмәдзәки хәзрәт алып барган исламның хәзерге вакытта Россия өммәтенең нигезе булуын билгеләп үтте һәм яшьләрне Әхмәдзәки хәзрәтнең карашларын өйрәнергә чакырды. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашканда Марат Әдип улы: "Әхмәдзәки хәзрәт үз укучыларында асыл ислам дине кыйммәтләрен тәрбияләде. Бүгенге көндә Россиядә мөселман җәмәгатьчелегенең казанышлары – мәчетләр төзү дә, мәдрәсәләр, дини академияләр ачу да, хәләл индустрияне, ислам финансларын үстерү дә – ул үз шәкертләрендә тәрбияләгән кыйммәтләр. Һәм иң мөһиме: ул хак ислам кыйммәтләрен төшендерде, алар бүген Россия өммәтенең нигезе булып тора», – диде.

Татарстан башкарма хакимиятеннән РФ сенаторы Тимур Нагуманов, ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды рәисе урынбасары Алексей Петров һ. б. шулай ук яшьләр арасында экстремизм идеологиясен дини мирасыбызга таянып кисәтергә кирәклеген ассызыклады.

Форум программасына яшьләр һәм дини традицияләр; төрле диннәр арасында тынычлыкны һәм үзара аңлашып яшәүне саклау һәм ныгыту мөһимлеге; теологик манипуляцияләр ысуллары (сәләфичелек мисалында); террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору өлкәсендәге законнар белән бәйле актуаль мәсьәләләр; интернет челтәрендәге куркынычсызлык; террорчылык һәм экстремизм идеяләрен кисәтүдә дини белем бирүнең роле һ. б. мәсьәләләр кертелгән.

Форум татар дини мирасын, аерым алганда, танылган татар дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин шәхесен популярлаштыруга мөһим урын бирә. Бу аның традицион ислам нигезләрен саклап калуга һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруга зур өлеш кертүе белән аңлатыла. Ул – хәзерге заманның күренекле мөселман дин әһелләрен тәрбияләп калдырган шәхес.

Иртәгә Форум «Яшьләр өлкәсендә, террорчылык һәм экстремизм идеяләрен кисәтү буларак, дини белем бирү» дип аталган нетворкинг белән дәвам итәчәк. Форум ахырында сертификатлар тапшырылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы