Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 1 нче көнендә (23 октябрь), Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” II Бөтенроссия симпозиумына чит илләрдән килүчеләр белән очрашты. Кунаклар арасында Ливан Республикасының Дин эшләре буенча шурасы Генераль секретариаты әгъзасы Фәйз Мостафа Сәйф; король Халид университетының гуманитар факультеты деканы, профессор, филология фәннәре докторы, гарәп теле дәреслекләрен чыгару буенча редколлегия әгъзасы Салих Абдулла әл-Шәсри (Согуд гарәбстаны корольлеге); Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты профессоры, ислам фәннәре докторы, Иорданиянең вакыфлар министры булган Мөхәммәд Нух әл-Куда (Берләшкән гарәп әмирлекләре), шулай ук Имам Әшари университеты мөгаллиме Абдуррахман Абдурахманов (Дагыстан Республикасы) бар иде. Очрашуда шулай ук дөньякүләм танылган галим, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы шәех Мәэмүн әр-Рави да катнашты.
Әңгәмә барышында Камил хәзрәт кунакларга Диния нәзарәте проектлары турында сөйләде. Бигрәк тә ул мөфтиятнең Голәмәләр шурасы тарафыннан фәтвалар чыгару эшчәнлегенә аерым игътибар бирде, кунаклар да үз илләрендә фәтвалар чыгару тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мөфти очрашуда шулай ук кулъязма Коръәнне дә тәкъдим итте. Очрашу кысаларында дини гыйлем өлкәсендәге мәсьәләләр дә күтәрелде: ислам мәгарифе һәм дәгъвәт юнәлешләре буенча эчтәлекле фикер алыштылар. Ахырда алар алдагы багланышларга һәм ике яклы элемтәләрне ныгытуга әзер булуын белдерделәр.
Нәзарәттә булганда кунаклар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дә кереп чыкты. Кунаклар уку йортының яңартылган тарихи бинасын карады, уку-укыту гамәлгә ашырыла торган шартлар белән танышты – уку сыйныфларын, кабинетларны, китапханәне, музейны карады.
Билгеле булганча, Симпозиум кысаларында узган мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумында Фәйз Мостафа Сәйф цифрлы үзгәрешләр җирлегендә ислам мәгарифен үстерү механизмнары турында сөйләде. Салих Абдулла әл-Шәсри – «Тел күнекмәләрен үстерүнең заманча чаралары», ә Мөхәммәд Нух әл-Куда «Ислам мәгарифе: традицияләрне саклап, инновацияләрне куллану» темаларын колачлады.