Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Укытучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате

05 октябрь 2025 ел 08:32
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Укытучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате

Мөхтәрәм остазлар, мөгаллимнәр, абыстайлар, остабикәләр, педагог-укытучылар!

Бүген илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Шәех Әйман Рөшди Сүвәйд болай дигән:

من نحن لولا مشايِخُنا ؟
من نحن لولا أساتذتُنا ؟
فإن اللّٰه يُوفِّقُنا
بدعواتِهم وبرضاهم عنَّا

“Шәехларыбыздан башка без кем? Мөгаллимнәребездән башка без кем? Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә укытучыларыбызның ихлас догалары сәбәпле һәм бездән разый булсалар гына, безгә бәрәкәт-уңышлар һәм Үзенең ярдәмен бирә”.

Бәхәссез, дөньяда һәрнәрсәнең үсешендә укытучылар төп роль уйный: динебезнең, җәмгыятебезнең һәм дәүләтебезнең чәчәк атуы алардан тора, чөнки мөгаллимнәр киләчәкне төзүче кешеләргә гыйлем бирә һәм яңа буыннарны тәрбияли. Ә иң мөһиме – остазлар безгә Ахирәттә котылу юлларын күрсәтә. Коръәндә гыйлем ияләренең – мөгаллимнәрнең дәрәҗәсе турында болай әйтелә:

يَرْفَعِ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا مِنكُمْ وَالَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ دَرَجَاتٍ

“Аллаһ арагыздан иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗә ягыннан күтәрер” (“Әл-Мүҗәәдәлә” (Сүз көрәштерү) сүрәсе, 11нче аять).

Мөхтәрәм укытучылар! Раббыбыз сезне гыйлем ияләре буларак бөекләде. Әлеге вазифада игелеклелек һәм өлфәт-мәхәббәт белән хезмәт итегез. Аллаһы Тәгалә әлеге мәшәкатьле һәм изге юлда сезгә әҗер-савапларын бирсен! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле укытучылар! Раббыбыз сезне мәгърифәт юлында Үзенең ярдәменнән калдырмасын һәм динебез өчен ихлас гамәлләрегезне әҗер-саваплар белән бүләкләсен!

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы