Мөфти Камил хәзрәт “Кол Шәриф” мәчетендә Кытайның дәүләт эшлеклесен кабул итте

19 сентябрь 2025 ел 17:00
Мөфти Камил хәзрәт “Кол Шәриф” мәчетендә Кытайның дәүләт эшлеклесен кабул итте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 27нче көнендә (19нчы сентябрьдә), Казан Кремлендә һәм “Кол Шәриф” мәчетендә Бөтенкытай Халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты рәисе урынбасары Пэн Цинхуа булды. Мәчеттә аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы, Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.

Камил хәзрәт кунакка мәчет буйлап экскурсия үткәрде, архитектура үзенчәлекләрен һәм эчке бизәлешен күрсәтте. Әңгәмә барышында ул аңа Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәү традицияләре, Татарстанның исламны үстерү өлкәсендәге зур казанышлары, Диния нәзарәте тормышка ашыра торган проектлар һәм төп эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. Моннан тыш, Мөфти Камил хәзрәт татар халкының бай дини мирасы хакында мәгълүмат бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы