Мөфти Ришвәтчелеккә көрәш Республика форумы эшендә катнашты

09 декабрь 2025 ел 18:08
Мөфти Ришвәтчелеккә көрәш Республика форумы эшендә катнашты

Бүген Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин “Алма – бирмә” дип исемләнгән ришвәтчелеккә көрәш Республика форумы эшендә катнашты.

Әлеге чара 9 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышлап үткәрелде.

Утырыш барышында катнашучылар ришвәтчелеккә каршы эшчәнлекне фәнни-методик тәэмин итү, коррупциягә каршы көрәштә цифрлы технологияләрне куллану мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Чарада Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, фәнни һәм иҗтимагый җәмәгатьчелек вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары, зур предприятиеләр, дини конфессияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм студентларның коррупциягә каршы комиссияләре активистлары катнашты.

Фото: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы