Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 30 гаилә “Зәкят” хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алды

09 декабрь 2025 ел 09:40
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 30 гаилә “Зәкят” хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алды

Казанда яшәүче 30 гаилә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алды. Әлеге акция кысаларында Фонд мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырды.

Һәр азык-төлек җыелмасына көнбагыш мае, дөге, он, шикәр, шоколад, балык консервалары, печенье, токмач, чәй, хөрмә һәм томалап пешерелгән ит (тушенка) кертелгән.

Фонд тарафыннан җыелмалар дин кардәшләребез җибәргән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Әлеге акциядә катнашу өчен сылтама буенча узарга кирәк.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы