1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә – Саба мөхтәсибәте район социаль яклау идарәсе белән берлектә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды. Чара Саба Җәмигъ мәчете биләмәсендә Иләбәр авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гыйльмановның балалар өчен махсус әзерләнгән күркәм вәгазе белән башланып китте. Вәгазь дин нигезләре, дуслык, әти-әниләргә, якыннарыңа карата рәхим-шәфкатьле булуга багышланган иде.
Мәйданга җыелучыларны Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, район социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гайнетдинова, халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча "Балкыш" үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин сәламләде. Алар бәйрәмгә килүчеләрне Халыкара балаларны яклау көне белән котлады, һәркемне күңелле ял итәргә, спорт уеннарында актив катнашырга, яңа уку елына көч тупларга чакырды.
Бәйрәмдә катнашучы 30 га якын бала арасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, төрле язмышка дучар булган, әби-бабай тәрбиясендә үсүчеләр дә бар иде. Балалар мәйданда төрле уеннарда катнашты: чүлмәк ватты, таяк тартышты, эстафета ярышларында көч сынашты. Балаларга район иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Иң күңеллесе лотерея уйнату булды. Призлар арасында уенчыклар белән бергә электр чәйнекләре, савыт-саба, шулай ук телефон өчен «зарядка җыйдыргыч», тавыш көчәйткеч «колонка»лар да бар иде. Балалар һәр бүләкне сөенеп, рәхмәт әйтеп кабул итеп алды.
Ярышлар тәмамланганнан соң, балалар ачык һавада әзерләнгән табын артына җыелды. Аларны учакта пешкән пылау, камыр ризыклары, татлы эчемлекләр, җиләк-җимеш белән сыйладылар.
“Саба таңнары” газетасы материаллары буенча.