«Әбугалисина» мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды

26 гыйнвар 2026 ел 10:09
«Әбугалисина» мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды

Мөбарәк Рамазан ае алдыннан, шәгъбан аеның 6 нчы көнендә (25 гыйнварда) Казанның «Әбугалисина» мәчетендә 14 яшькә кадәрле ир балалар һәм кыз балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә 40 бала катнашты.

Чара Мөхәммәд пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгы кысаларында оештырылды.

Бәйгедә ярты җүзне белү, мүсхәфтән уку уку һәм “Минем яраткан сүрәм" номинацияләрендә ярышты. Конкурс балаларга яшьтән рухи тәрбия һәм белем бирүнең мөһимлеген ассызыклады.

Жюрида Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге белгечләре эшләде.

Җиңүчеләр акчалата һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Фотосурәтләр: «Әбугалисина» мәчете.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы