Бүген Диния нәзарәтендә дәрәҗәле кунаклар — БИАның визит- профессорлары: ислам фәннәре докторы, Дәмәшк университетының Коръән һәм хәдисләр кафедрасы доценты Бәдигъ әс-Сәйид әл-Ләххәм һәм педагогика фәннәре докторы, "Әл-Әзһәр" университетын тәмамлаучылар Лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, Ислам хокукы һәм дин тәгълиматы буенча белгеч, Мисыр галиме Хәмделла Сафти булып китте. Монда аларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Шәехләр Татарстанга лекцияләр укырга һәм БИАның диссертация советында эшләү өчен килгән.
Камил хәзрәт кунакларга Диния нәзарәтенең һәм Россия мөселманнарының исламны үстерү өлкәсендәге соңгы казанышлары турында сөйләде. Ул шәехләрнең игътибарын кулъязма Коръән әзерләү эшчәнлегенә җәлеп итә. Алар Диния нәзарәте комиссиясе утырышында катнаштылар. Аның составында шулай ук Коръән хифзы буенча иң югары дәрәҗә иясе, Фарсы култыгы илләрендә Коръән конкурсларында баш хөкемдар һәм жюри рәисе, пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәъмүн әр-Рави хезмәт куя. Камил хәзрәт һәм шәех Рави профессорларны Казан кулъязма мүсхәфен тикшерү барышы белән таныштырды, аның битләрен күрсәтте, тикшерү алымнары турында хәбәр итте, Казан каллиграфы Артур Писаренко белән таныштырдылар. Галимнәр кулъязма мүсхәфнең язылыш дәрәҗәсен югары бәяләде.